

Голливуд йолдызы, Франция актеры, сценарист һәм режиссер Ален Делон туганнарына эвтаназия ясауларын үтенеп мөрәҗәгать иткән. 86 яшьлек актер әлеге вакытта Швейцариядә яши, бу илдә исә эвтаназия закон нигезендә рөхсәт ителгән.
Бу хәбәрне аның улы раслаган.
Былтыр актерның хатыны Натали, бик озак ашказаны асты бизе яманшеше белән җәфа чиккәннән соң, эвтаназия ярдәмендә фани дөнья белән хушлашкан булган.
Ален Делон 1935 елның 8 ноябрендә дөньяга килә. “На ярком солнце”, “Черный тюльпан”, “Рокко и его братья” фильмнары аңа танылу китерә. Иң яхшы ир-ат роле башкарганы өчен аңа “Сезар” премиясе тапшыралар. Ул Европа актерлары арасында иң танылган һәм яраткан актерларның берсе.
Чыганак: tatpressa.ru