Якташыбыз сынатмый

Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы Әлфия Нигъмәтуллина,  "Үзәк Азия талантлар эзли"  конкурсында катнашып, ярымфиналга үткән.

Якташыбыз сынатмыйЯкташыбыз сынатмый
Якташыбыз сынатмый

Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы Әлфия Нигъмәтуллина,  "Үзәк Азия талантлар эзли"  конкурсында катнашып, ярымфиналга үткән.

Бу зур конкурсны оештыручылар һәм продюсерлары якташыбызның чыгышын югары бәяләгәннәр. Җырчы жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны гаҗәеп моңы белән генә түгел, ә табигать тавышларын имитацияләү осталыгы белән дә таң калдырган. Быел конкурсның сайлап алу турында Азия илләреннән 4 меңнән артык кеше катнашкан, Әлфия бу проектта Русиядән бердәнбер катнашучы булган.

Әйткәндәй,  “Үзәк Азия талантлар эзли” халыкара TV тамашасы - Үзәк Азиянең биш илен (Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Әзербайҗан) берләштерүче уникаль проектның ярымфиналы Алма-Атада үткән. Бәйгенең җиңүчеләре май аенда билгеле булачак. Әлфиягә уңышлар телик.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас