

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтованың соңгы чорда бик күп яңа җырлары дөнья күрде. Аларның авторлары арасында сәнгать дөньясында танылган шәхесләр генә түгел, гади кешеләр дә бар. Җыр сайлаганда иң тәүдә җырчы текстың эчтәлегенә игътибар итә. Мәгънәле һәм күңелгә ятышлы булганнары тамашачыларына барып ирешә.
бер җырын Гүзәлгә әнисе Әлфия ханым бүләк иткән. Гомумән, репертуарында аның әнисе язган җырлары берничә. “Яраткан тамашачыларым өчен тагын бер яңа җырымны тәкъдим итәм. Ул “Күптән көткән ярым” дип атала. Мин ул җырның югалып калуын теләмим. Әнием Әлфия Вәлиева иҗат итте аны. Рәхмәт сиңа, инәй. Җырымны барлык музыкаль мәйданчыкларда чыгарасым килде. Мин әниемнең бик күп җырларын җырлыймын, әмма цифрлы форматта беренче җыры чыга”, — ди җырчы.