Гөлназ Батталова Америкада кияүгә чыккан

Җырчы фамилиясен Naber га алыштырырга ниятли.

Гөлназ Батталова Америкада кияүгә чыкканГөлназ Батталова Америкада кияүгә чыккан
Гөлназ Батталова Америкада кияүгә чыккан

Америкада яшәп иҗат итүче милләттәшебез  Гөлназ Батталова кияүгә чыккан. Сөенече белән җырчы үзе уртаклашкан: “Үземнең кәләш икәнлегемне сезгә күптән сөйлисем килгән иде. Ә хәзер мин — хатын. 11.03.2022”, - дип бүлешкән Гөлназ инстаграмда.

Өйләнешер алдыннан яшьләр башта Татарстанга кайтып килергә уйлаганнар. Кыз башта кияүне гаиләсе белән таныштырырга теләгән. Әмма Украинада хәрби операция башлану сәбәпле самолет очмау аркасында бу планнары өзелгән. Ул вакытта Гөлназ: “Әлегә мин Америкада калачакмын. Вәзгыятькә аек акыл белән карап, Русиягә кайтыргамы, юкмы икәнен уйларга кирәк. Ашыгыч карар кабул итәсем килми”, - язган иде. Ул, Америка аэрофлоты белән элемтәгә кереп, билет өчен түләгән акчасын кире кайтарган. Ире Алекс исемле, 37 яшьтә, Иорданиядә туып-үскән, Лос-Анджелеста танышканнар һәм әле шунда яшиләр.Җырчы Батталова фамилиясен Naber га алыштырырга ниятли.

Гөлназ Батталованың иҗаты белән кызыксынучылар аның бер урында гына таптана торган кеше түгел икәнен белә. Җырчы да, продюсер һәм актриса да ул. Берсеннән-берсе кызык проектларда катнашты. Берничә ел элек ул ТНТ каналының “Золото Геленджика” тапшыруында җиңгән иде. Аннан соң аны “След” сериалының бер сериясендә күрү насыйп булды. Үзе ул моның турында: “Мин профессиональ актриса. 2016 елда ГИТИСны тәмамладым. Һәм, әлбәттә, бу юнәлештә дә алга таба үсәргә телим. Җырчы буларак уңышларга, куелган максатларга ирешсәм, актриса буларак бу юлны башлыйсы, узасым бар әле. Монда да уңышларга ирешәсем килә”, - дип уртаклашкан иде. Кем белә, бәлки киләчәктә Гөлназны Голливуд фильмнарында да күрергә насыйп булыр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас