Сәидә Мөхәммәтҗанова Камилә Вәлиева белән очрашкан

Кызлар Казанның истәлекле урыннарында йөргән.

Социаль челтәрдән Сәидә Мөхәммәтҗанова Камилә Вәлиева белән очрашканСоциаль челтәрдән Сәидә Мөхәммәтҗанова Камилә Вәлиева белән очрашкан
Сәидә Мөхәммәтҗанова Камилә Вәлиева белән очрашкан Фото:Социаль челтәрдән

Яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Казанда фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева белән очрашкан. Ул кичке Казанда бергә төшкән фотолар куйган.

Кызлар Казанның истәлекле урыннарында булган.

«Матурым, синең белән очрашуга шат идем. Барысы да яхшы булачак. Синең янәшәңдә ышанычлы кешеләр генә булсын», — дип теләгән җырчы дустына.

«Матур кызлар — Татарстан горурлыгы», «Эх, татар сылулары. Бәхетле булыгыз», дип теләгән социаль челтәр кулланучылары.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас