

Голливудның иң популяр актерларының берсе, «Крепкий орешек», «Криминальное чтиво», «Пятый элемент», «Армагеддон» һәм башка фильмнарның төп герое Брюс Уиллисның дәвалап булмый торган авыруы аркасында карьерасын тәмамлаган.
66 яшьлек актерда деменция башланган - хәтере аламаланган. Шуңа күрә ул рольләре буенча бүленгән сүзләрен хәзер исендә калдыра алмый башлаган.
Брюс Уиллис белән бергә эшләгән режиссер Мэтт Эскандари:
- Бу чынлап та шулай. Мин аны якыннан беләм, аның белән дүрт фильм төшердек. Брюс Уиллис кебек легенданың шундый чиккә җитүен үз күзләрең белән күрү бик кыен һәм кызганыч, - дип сөйләгән.