

“Елый-елый яздырдым шушы җырны. Көн дәверендә әллә ничә тапкыр тыңлыйм. Тетрәндерә, җырның сүзләре әллә кайларга алып китә. Эстрадада тирән мәгънәле, эчтәлекле, уйландыра торган җырлар хәзер, ни кызганыч, бик аз. Ә бит чынбарлыкта җыр сәнгатенең көче — кешенең рухи дөньясын баетуда, битараф булмаска, якыннарны саклау, кадерләү, мәрхәмәтле, ихлас, ярдәмчел, чын кеше булу hәм бик күп сыйфатларны тәрбияләүдә.
Бу җырның авторы — Зөлфәт Хәким. Миңа җырын башкарырга рөхсәт иткән өчен рәхмәтем чиксез”, — дип язган Винера Ганиева.
Чыганак: intertat.tatar