Гөлназ Сәфәрова сәяхәткә бара алмыйча калган

Ләкин ул күңелен төшерми

Гөлназ Сәфәрова  сәяхәткә бара алмыйча калганГөлназ Сәфәрова  сәяхәткә бара алмыйча калган
Гөлназ Сәфәрова сәяхәткә бара алмыйча калган

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә бара алмыйча калган.  Бүгенге катлаулы чорда бу сәяхәте аның хыял булып кала.

— Без шушы көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очарга тиеш идек. Ләкин күп кенә башка авиакомпанияләр кебек үк, Аэрофлот, Уральские авиалинии артыннан, AzurAir да рейсларын туктатты. “Очмыйсыз” дигән хәбәр килеп иреште.

Дөресен генә әйткәндә, мин моңа сөенеп куйдым, баручылар арасында кайта алмый ятучылар да бар бит…
Әйе, бик тә ял итәсе килгән иде, билетлар да күптән алынган иде.

Билгеле, мондый болганчык, иртәгәгә план да төзеп булмаслык заманда каядыр чит илгә чыгып китү — ул котылып, онытылып тору чарасы кебек кабул ителә. Ләкин күңелгә яшәү яме бирүче яз кояшы барыбер үзенекен итәр — Җиһанга без теләгән, без омтылган тормышны алып килер дигән өметкә биреләсе килә! — дип язган Гөлназ Сәфәрова.

Чыганак: intertat.tatar

Читайте нас