

Уфада яшәүче бер кеше үзенең баласына балалар коляскасын сатып алырга булган һәм социаль челтәрләрдә сатучы тапкан.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир коляска сатучының счетына алдан 24 900 сум акча күчергән. Ә тегесе шундук челтәрдән «югалган».
Шулай итеп, ир акчасыннан колак каккан, коляска да ала алмаган. Мошенниктан зыян күргән ир полициягә барып, гариза язган. Җинаятьчене эзләү эше башланган.
Интернет челтәре аша әйбер сатып алганда акчаны алдан җибәрергә ярамый, дуслар, шуны онытмагыз!
Фото: Ксения Калинина.