Татарча аңламаса да килгән

«Кәефләрегезне күтәреп алыйм әле. Алайса соңгы хәбәрләр бик күңелсез», — дип язып, Фирдүс Тямаев концертындагы күңелле мизгелләр белән уртаклашкан.

Татарча аңламаса да килгәнТатарча аңламаса да килгән
Татарча аңламаса да килгән

«Кәефләрегезне күтәреп алыйм әле. Алайса соңгы хәбәрләр бик күңелсез», — дип язып, Фирдүс Тямаев концертындагы күңелле мизгелләр белән уртаклашкан.

Җырчының Чаллыда узган концертына бөтенләй диярлек татарча аңламаучы бер тамашачысы килгән. «Мин сезне просто люблю», – дигән бу ханым, Тямайның үз сүзләрен кабатлап. «Мин татар түгел. Сезнең җыр текстларының 80 процентын да аңламыйм. Чынлап менә! Ләкин сезнең энергетика – ут», — дигән бу ханым. «Апа, мин нәрсә җырлаганымны үзем дә аңламыйм», — дип шаярткан Фирдүс.

Бу тамашачысы җырчыга үзе пешергән тәмле ипи дә бүләк иткән. Фирдүс Тямаев артык оялып тормаган, ипине сәхнәдә үк тешләп ашый башлаган. Рәт аралары буйлап йөреп, тамашачысын да сыйлаган әле.

Чыганак: intertat.tatar

Читайте нас