“Син чәчәктәй гомереңне бауга менеп чикләдең…”

“Мондый авыр темага язылган җырны җырларга зур батырлык кирәк. ”, – ди Чәчкә.

“Син чәчәктәй гомереңне бауга менеп чикләдең…”“Син чәчәктәй гомереңне бауга менеп чикләдең…”
“Син чәчәктәй гомереңне бауга менеп чикләдең…”

Ул күп еллардан соң тамашачысына «Күгәрчен» җырын кабат тәкъдим итәргә булган. Анда “син чәчәктәй гомереңне, бауга менеп чикләдең…” дигән юллар бар.

«Бу җырны аңлаган кеше аңлар. Эстрадада мондый авыр темага язылган җырны җырларга зур батырлык кирәк. 2008 елда бер танышым елый-елый үзенен яраткан кешесен югалтуы турында сөйләде. Бу минем күңелемә тимичә калмады, яңа җыр туды.

Кызганычка, тормышта аяныч язмышлар бик күп. Әлеге «Күгәрчен» дип аталган җырым шул хакта, дуслар. Ул елларда бернинди телевидение-радиода яңгырамаган бу җырым, әмма тамашачылар арасында бик тиз таралды, чөнки hәркем анда үзенен югалткан кадерле кешесен күзаллады…

Бу дөньядан вакытсыз киткән якын кешеләребезнең урыннары оҗмахта булсын», — дип язган җырчы.

Чыганак: intertat.tatar

Читайте нас