

Хокук яклаучы Элина Жгутова илнең барлык проблемаларында гаепле кешене тапкан – аның фикеренчә, бу Моргенштерн икән. Ул аны “явызлыкны гәүдәләндерүче” дип атаган һәм рэперны илдән куу өчен җаваплылыкны үз өстенә алган.
Шулай ук Жгутова: “Моргенштерн үз гамәлләре белән яшь буынны аздырды”, дип исәпли, аны илдән чыгару өчен махсус операция үткәрелгән.
Моргенштерн хәзерге вакытта хатыны белән Дубайда яши, яңа җырлар чыгара, интервьюлар бирә, криптовалютага инвестицияли. Русиягә кайту планнары турында сөйләми.
Фото: news102.ru