Кемнең кемлеге ачыкланган мәл

Ватан. Кемгә - тормыш, кемгә табыш бирәсең...

Кемнең кемлеге ачыкланган мәлКемнең кемлеге ачыкланган мәл
Кемнең кемлеге ачыкланган мәл

Ватан. Кемгә - тормыш, кемгә табыш бирәсең...

Вакытлы матбугат чыганаклары Алла Пугачева һәм Максим Галкинның балалары белән Русиядән чыгып китүе турында хәбәр итә. Фанатлары аларны Внуково аэропортында күргәннәр.

Аларның кая юл алуы күпләрне кызыксындырган. Латвия, Англия, Кипрга, һич югы Майамига юл аладыр дип фараз кылучылар булган. Super чыганагы хәбәр итүенчә, гаилә Израильгә юл алган.

Алар анда болай да еш барып йөргәннәр. Анда Кесария поселогындагы 3 катлы, бассейнлы виллада туктала торган булганнар. Алла Пугачева аны сатып алырга җыена икән, дигән хәбәрләр дә булган. Социаль челтәрләрдә (Popcake.tv) гаилә Максим Галкинның соңгы вакыттагы сәяси вакыйгаларга кагылышлы фикерен белдергәннән соң чит илгә киткән дип хәбәр итәләр. Боларын вакыт ачыклар. Шул ук вакытта, TELE PROGRAMMA PRO белдерүенчә, RU.TV музыкаль каналы бу гаилә белән иҗади хезмәттәшлекне туктаткан.

Израиль аэропортында Ксения Собчакны да күреп калганнар. "Рамблер" хәбәр итүенчә, ул биш яшьлек улын ялларга алып килгән. Башта аның Төркиягә җыенуын, ник алай юнәлешне үзгәртүе дә халык өчен сорау булып калган...

Фанатлар Наташа Королеваны “югалткан”. Ә 1 каналдагы тапшырулары эфирдан билгесез вакытка алынгач, Иван Ургант инстаграмдагы барлык дусларыннан “баш тарткан”.

Валерий Меладзе 8 мартка багышланган, Барвихада узасы концертта чыгыш ясамаячак, дип хәбәр итә Teleprogramma.pro. Күп тамашачылар җырчының Донбасстагы вакыйгаларга кагылышлы фикере белән ризалашмый, концертка билетларын кире тапшыра башлаган. Илебез хатын-кызларының башларын югалтып, аның концертларына йөрүен уйласаң, аншлаг булуында шик тә булмаган. Бу фанатларны билет бәясе 20 000нән башлап, 60 000 сумга кадәр булуы да куркытмый икән...

Оештыручылар кергән акчаларны югалтмс өчен, аның урынына Юрий Антонов һәм Александр Серов чыгышын билгеләгән.

 

Фото: GLOBAL LOOK PRESS TELE PROGRAMMA PRO news.myseldon.com

Кемнең кемлеге ачыкланган мәл
Кемнең кемлеге ачыкланган мәл
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас