Америкага киткән җырчы Гөлназ Батталова Русиягә, төгәлрәге Казанга кайта алмый. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте.
“Минем белән бар да яхшы, зинһар, минем өчен борчылып тормагыз. Әлегә мин Америкада калачакмын. Вәзгыятькә аек акыл белән карап, Россиягә кайтыргамы, юкмы икәнен уйларга кирәк. Ашыгыч карар кабул итәргә теләмим. Чит илдәге русиялеләргә киңәшем: Русия картасы белән түләмәгез. Алайса бер доллар өчен 170-180 сум алачаклар. Әгәр бик кирәк икән, башта долларны сатып алыгыз”, - ди Гөлназ.
Ул бер сәгать дәвамында Америка аэрофлоты белән элемтәгә керергә тырышкан. Нәтиҗәдә билет өчен түләгән акчасын кире кайтара алган.
Чыганак: "Шәһри Казан".