Йолдызлар тормышыннан
25 февраль 2022, 11:41

Илдар Хәкимов чит кызлар кочаклап йөргән

Карале син аны!

Владимир Васильев.Владимир Васильев.
Фото:Владимир Васильев.

Илдар Хәкимов стюардесса кызны кочаклап төшкән фотосын инстаграмга куеп: «Кайсы каенда, кайсы син — аералмый тик торам. Ялгыш бер кызны кочканмын, мин аны син дип торам, валлаhи. Мужиклар, каеннарны бутамагыз», — дип язып куйган.

Бу фото астында хатыны Гүзәл Уразова аңа: «Ну-ка!» — дип кисәтү ясаган. Әле ярый бу кыз кәгазь маникен гына булып чыккан. Алайса «ну-ка» сүзе белән генә котыла алмас иде Илдар Хәкимов. Инстаграм дуслары да артистка шул турыда язганнар.

«Кайткач чәй эчерәләр икән, брат»;

«Шаярма-а-а, Илдар Равилевич»;

«Әле кулын күлмәгеңә тыккан бит, вәт син, ә»;

«Җайлабрак. Мондый шаяртуларның начар бетүе бар», — дигәннәр.

Бер кыз җырчыдан: «1 мартта булачак концертыгызга билет алдым. Миңа лайклар куегыз, инде дүртенче нче ел сезнең концертка эләгә алмыйм. Дүртенче ел! гел күчерәләр», — дип язган.

«Кайда күчерәләр? Сез безне башка бер артист белән бутыйсыз, ахры», — дип җавап кайтарган аңа Илдар, Тямаевны күз уңында тотып булса кирәк.

«Югары Яркәйдә», — дип язган инстачы.

Чыганак: "Интертат"

Илдар Хәкимовның Instagram челтәреннән.Илдар Хәкимовның Instagram челтәреннән.
Фото:Илдар Хәкимовның Instagram челтәреннән.
Читайте нас