

- ИлСаф, үзеңне авыр язмышлы кеше дип уйлыйсыңмы?
– Авыр дип әйтмәс идем. Аллаһы Тәгалә бу тормышта төрле кешегә төрле сынаулар бирә. Мин күргән борчулы-кайгылы вакытлар да үзенә күрә бер сынау. Шулай да тормышыма канәгатьсезлек белдерә алмыйм. Ул сынауларны миңа күрәсе, миңа кичерәсе булган. Тирә-якка күз салсаң, башка кешеләрнең язмышларын карасаң, миннән күпкә авыррак хәлдә калучылар бар.
– Гомереңнең иң авыр елы кайсы ел?
– Баламны югалткан ел. Кызым Айгөл 2005 елда 8 яшендә вафат булды. Баланы югалту кайгысын беркемгә дә күрергә язмасын. Күргәннәргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.
– Бертуган энең дә фаҗигале төстә вафат булды...
– Без алты бала идек. 2002 елда Ринат исемле энебез 32 яшендә юл һәлакәтендә вафат булды. Аны югалту да – иң авыр вакытларымның берсе. Бер мизгелдә дөнья караңгыланды, яшәргә көч булмады. Энемнең ике баласы калды, хәзер инде алар тормышта.
– Узган ел әниеңнең юбилеен матур гына үткәргән идегез. Әмма озак та үтмәде, ул китеп барды...
– Май аенда әнинең 85 яшен үткәрдек. Аны котларга Чүпрәле районы хакимияте җитәкчелеге дә килде. Коръән ашы укыттык. Һәм август аенда әни кинәт авырып китте, табиблар анда яман чир тапты. Шулай да яшәр дип уйладым, чөнки моңа кадәр әнинең авырганы булмады. Гел шифаханәләргә йөрде. Хастаханәгә дә сырхаулап түгел, ә тикшеренү өчен генә бара иде. Биш көнләп урын өстендә ятты да китеп барды. Аның юклыгын хәзер генә аңлый башладым. Әти үлгәнгә – 30 ел. Әни шул гомер ялгызы яшәде. Әти-әнинең мәңгелеккә килмәгәнен белсәк тә, аларны югалту бик авыр. Авылдагы йорт ялгыз калды. Буш өйгә кайтулары бик авыр икән...
– Кайгылы вакытларыңда акылдан язмаска, яшәргә каян көч таптың?
– Аллаһы Тәгаләгә якынаю, мәчеткә йөрү, вәгазьләр тыңлау, намаз укый башлау коткарды. Бу очракта дингә килү генә коткарып кала ала, башка чарасын күрмим. Диндә бөтен сорауга җавап, бөтен ярага азмы-күпме дәва бар. Яңадан аякка басуда тамашачымның, сәхнәнең ярдәме дә зур булды.
– Икенче тапкыр өйләнүеңне халык ничек кабул итте?
– Әлбәттә, тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Гомумән, икенче тапкыр гаилә кору – татарлар өчен ят күренеш, авыр кабул ителә. Кеше белсә дә, белмәсә дә, теләсә нәрсә сөйли. Белмичә сөйләүчеләр күбрәк тә әле. Кеше хәлен кеше белми. Әмма үземне дөрес адым ясадым дип уйлыйм. Бүгенге тормышымнан бәхетле мин.
– Үзеңнән 16 яшькә яшь хатын белән яшәве ничек соң?
– Эш бит яшь аермасында түгел. Шулай килеп чыкты инде. Аллаһка шөкер, матур яшибез. Ике улыбыз үсеп килә: олысына – 15, төпчегенә 7 яшь. Беренче хатыным Миләүшә белән дә аралашабыз. Кызым Энҗе белән көн саен сөйләшеп торабыз. Сәфинә исемле оныгым бар. Ул мине нык шатландыра, тормышыма ямь өсти.
– Хатының үзе кебек яшьләргә күз салыр дип курыкмыйсыңмы?
– Юк. Бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Аның өчен борчылып утырмыйм. Аннан соң мин физик яктан үземне әйбәт хис итәм әле (көлә).
– Син аны кичерә алыр идеңме?
– Андый хәлләрдән Аллаһы Тәгалә сакласын. Ләкин башыңа төшсә, Аллаһы юлны күрсәтәдер дип уйлыйм.
– ИлСаф, холкың буенча нинди кеше син?
– Кызып киткән чакларым була, ләкин бәхәсләшергә, низагка керергә бөтенләй яратмыйм. Элегрәк чагым булса, күтәрелеп бәрелгән булыр идем. Хәзер сабыр булырга тырышам. Үпкәләү – кешене бетерә, картайта торган хис ул.
– Дөньяда иң зур гөнаһ нәрсә?
– Көнчелек һәм хөсетлек. Әмма “ак көнләшү” дигән төшенчә дә бар. Анысы гөнаһ түгел. Әйтик, берәр артист зал тутырып концерт куя икән, аңа начарлык теләмичә, ак көнләшү белән карарга мөмкин.
– 30 елга якын сәхнәне тотып тору авырмы?
– Әлбәттә, җиңел түгел. Бар яклап актив булырга, иҗат итәргә кирәк. Заманага яраклашырга, тамашачы күңеленә хуш килердәй җырлар яздырырга кирәк. Казанда 7-8 көн рәттән концерт куйган популяр чакларым бар иде. Минемчә, еллар буе эстраданың биек баскычында тору мөмкин түгел. Кемдер анда озаграк тора, ә кемдер бик тиз сүнә.
– Сиңа ИлСаф исемен Зөһрә Шәрифуллина уйлап тапкан, диләр?
– Зур сәхнәгә беренче адымнарымны Зөһрә Шәрифуллина төркемендә ясадым. Зөһрә апа ИлСаф исеме белән җырларга киңәш итте. Туганнарым, электән белгән дусларым әле дә Илсур дип эндәшә. Ике исемем дә якын.
– Синең хакта еш кына: “Ул бит авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, музыкаль белеме юк”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Моңа үпкәлисеңме? Гомумән, җырчы өчен махсус белем кирәкме?
– Авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика факультетында белем алдым. Төп белемем – инженер-механик. Моның белән горурланам. Авыл хуҗалыгы дигәч, сыер койрыгын капшап, ат ялын тарап йөри, дип уйлыйлардыр инде. Чынлыкта, анда төпле белем бирелә. Бу институтны тәмамлаган кешенең фикерләве тар була алмый. Ә җырчы булу өчен табигатьтән бирелгән сәләткә өстәп, профессиональ белем дә булса, бик әйбәт. Дөрес, мин мәдәният институтында укыдым, ләкин төрле сәбәпләр аркасында аны тәмамлый алмадым.
– Элек-электән концертларыңда яшь кызлар чыгыш ясый. Аларны нинди критерий буенча сайлыйсың?
– Талантлы кызлар Гөлнара Габидуллина, Энҗе Шәймурзина, Гөлназ Закирова белән эшләдек. Хәзер Айсылу Габдинова белән хезмәттәшлек итәбез. Һәрберсе белән дуэтлар яздырдык. Критерийга килгәндә, иң беренче чиратта, җырлавына игътибар бирәм. Аннан соң гына фигурасына карыйм, чөнки җырчы сәхнәдә матур күренергә тиеш.
– Гайбәт сөйләрләр дип курыкмыйсыңмы?
– Юк. Интернет гайбәт белән тулды. Анда дөресе дә, дөрес булмаганы да бар. Әлбәттә, ачу килә, ләкин андыйларга җавап бирмим. Кеше үзендә булган начарлыкны чыгара, шуңа күрә алар белән сөйләшергә кирәкми.
– 30 ел элек тә шул ИлСаф идең, хәзер дә шундый ук яшь син...
– Миңа 56 яшь тула. Элек 50 яшьлек ирләр өлкән кебек тоела иде. Хәзер бер дә алай сыман түгел. Артистлар арасында да 30-35 яшьлек җырчылар белән бер дулкында без, үз тиңнәрем кебек. Димәк, күңелем белән мин 30да гына әле. Быел хатыным Зилә Яңа елга чаңгы бүләк итте. Аның алдында ким-хур күренмәс өчен гел чаңгыда йөрим. Җаем чыккан саен урманга барам. Бер чыгуда 6-7 чакрым йөреп кайтам. Улларым да йөри, аеруча тимераякны үз итәләр.
– Бу дөньяда ир кеше ул үстерергә, йорт салырга, агач утыртырга тиеш, диләр. Син боларны эшләдеңме?
– Эшләп бетердем дисәм, туктап калган кебек булам. Ике ул үстерәм, йорт салдым, утырткан агачларның да иге-чиге юк. Минемчә, бу сүз тамырыңны ныгыту, ягъни гаиләле һәм нигезле булуны аңлатадыр.
– Якын арада сине кайда күреп булачак?
– “Йолдызлар сәламе” проектында катнашырга җыенам. Анда өч буын артист катнаша. Мине урта буынга керткәннәр, Аллаһка шөкер, шуңа шатландым.
Чыганак: "Шәһри Казан"
Автор: Эльвира Шакирова.