

Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар 90 елларда “Могҗиза” эстрада төркемен оештырып Русия, Азия буйлап гастрольләргә йөргән татар эстрадасындагы беренче парлы җырчылар иде. Алар тормышта да, сәхнәдә дә гел бергә булды. Аларны аерган кара көнгә кадәр...
“Әле дә авыр, ул онытыла торган кайгы түгел, –ди Ризван Хәкимов.– Кызларны мин беркайчан да ташламадым. Аллага шөкер, алар тәртипле һәм инсафлы булып үстеләр. Хәтергә төшерсәң... Нык авыр мизгелләргә чак түздек. “Яшәрг кирәк!” Үлгән артыннан үлеп булмый”, – дип кызларга киңәш бирә бирдем. Хәзер инде алар үзләре әни. Ильнараның ике баласы бар, Альбина да тиздән икенчегә бәби алып кайтачак. Бүген тормышка карашлары башкача.
Нәфисә хәвефсездек каешын эләктерергә яратмый иде шул. Ә минем өчен ул гадәткә кергән: рульгә утыру белән эләктермәсәм, нәрсәдер җитмәгән кебек. Нәфисә каешын каптырган булса, исән кала иде бит. Гомумән, мин һәрвакыт кагыйдәләргә буйсынам, гомеремдә песи дә тапаганым булмады. Ә бер наркоман егет аркасында балаларым әнисез калды. Аны моңарчы өч тапкыр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Гаеплегә тиешле җәза да бирмәделәр. Әмма Аллаһы тәгалә бар... 3-4 ел элек КамАЗ астына кереп аның гомере өзелде”.