Йолдызлар тормышыннан
3 февраль 2022, 15:42

Җырчы Чәчкә бәби көтәме?

Киң костюмнар белән чыгыш ясаганын күреп, тамашачысы җырчыны икенче бәби алып кайтырга җыена дип уйлаган. 

Видеодан скриншот  Җырчы Чәчкә бәби көтәме?Видеодан скриншот  Җырчы Чәчкә бәби көтәме?
Җырчы Чәчкә бәби көтәме?Фото:Видеодан скриншот

Элегрәк җырчылардан автограф алу өчен дә концерттан соң чират тора идек. Ә хәзер тамашачы бигрәк иркә, аның яраткан артисты белән фотога төшү, социаль челтәрләр аша барлык кызыксындырган сорауларын шәхсән үзенә бирү мөмкинлеге дә бар. Җырчы Чәчкә дә соңгы вакытта инстаграмда актив. Иҗатын күзәтеп баручыларның сорауларына җаваплар бирә, лентасын да матур-матур фотографияләре белән гел яңартып тора.

Бу көннәрдә киң костюмнар белән чыгыш ясагын күреп, тамашачысы җырчыны икенче бәбиен алып кайтырга җыена дип уйлаган. Бу турыда аның үзенә дә язганнар.

«Директка хат килде. «Бәби көтәсезме әллә? Соңгы вакытта балахоннар кия башладыгыз», — дигәннәр. Грим бүлмәсендә дә сорадылар. Юк, җәмәгать, бәби көтмим. Әлегә!

Яшь бара бит, егетләр. Костюмнарым да озыная, иркенрәк булгач, тагын да унайлырак! Тырпаеп торган урыннар да бик күренми», — дип җавап биргән инстаграмда бу сорауга җырчы.

Чәчкә ире белән Весна исемле кыз тәрбияли. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас