Йолдызлар тормышыннан
1 февраль 2022, 10:05

“Оо-о, безнең Латыйповлар”

Аларны төрле бәйрәмнәр, туйлар, юбилейлар үткәрергә дә чакырып торалар.  Шундый зур конкуренция заманында алып баручылар арасында популярлыкны югалтмыйлар. Бу нәрсә белән бәйле икән? 

“Оо-о, безнең Латыйповлар”“Оо-о, безнең Латыйповлар”
“Оо-о, безнең Латыйповлар”

Сәхнәдә “янып-дөрләп” алган популяр булу бер вакыт кына дисәләр дә, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар инде ничә дистә ел иң-иңнәр исемлегеннән төшмиләр. Аларны төрле бәйрәмнәр, туйлар, юбилейлар үткәрергә дә чакырып торалар.  Шундый зур конкуренция заманында алып баручылар арасында популярлыкны югалтмыйлар. Бу нәрсә белән бәйле икән? 

"Интертат"ка биргән интервьюда Динә Латыйпова болай дип җаваплаган:

Мин үзебезне артык популяр дип әйтә алмыйм. Чөнки хәзер яшьләрне күрәм дә, ах, ничек булдыралар дип сокланып карап утырам. Без яшь чактан ук бәйрәмнәр алып бардык. Рафаэль белән бик күп бәйрәмнәрне үткәрдек.  Берәүләрнең туйларын 90нчы елларда алып барган идек. Кайбер туйларда кунакларга элек без әти-әниләренең туйларын алып барган видеолардан өзекләр күрсәтәләр. Менә шулардан соң күпме вакыт узган. Алар үзләре олыгайган, хәзер инде балалары зур тормыш юлына аяк баса. Димәк, без ул гаиләләрнең тормышында матур һәм якты хатирәләр калдырганбыз. 

Миңа хәзер яшьләр белән дискотекада «мин тамада» дип сикереп йөрү килешми дә. Без бит инде хәзер картәни һәм картәти! Шуңа яшьләр туйларын

 

алмаска тырышабыз. Миллирәк, динирәк юнәлештәгеләргә өстенлек бирәбез. Аннан ул 25тә өйләнешкән парларның күбесе хәзер юбилей яшендә. Бер нәселләренә килеп керсәң, сине «Оо-о, безнең Латыйповлар» дип үз итеп тора башлыйлар. Чылбырлар бер-берсенә бәйләнеп бара.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас