Йолдызлар тормышыннан
25 гыйнвар 2022, 15:47

Илназ Гарипов Дубайдан алган яңа пәлтәсен күрсәтте

Ул Инстаграмда пост куйган.

Илназ Гариповның Инстаграмыннан.Илназ Гариповның Инстаграмыннан.
Фото:Илназ Гариповның Инстаграмыннан.

Илназ Гарипов Дубайда ял итә. Бүген ул кибеттә төшкән фотосын куйды. Үзенә пәлтә сайлый бугай. «Ярыйсымы?» — дип сораган ул.

Инстачылар җырчы ничек тә үзе сайлаган пәлтәне алмасын дип тырышкан:

«Минем әнинең сөт тапшырганда кия торган пәлтәсе кебек бу»;

«Ала күрмә, кызлар пәлтәсе бит бу»;

«80нче аллардагы хатын-кыз пәлтәсе бит бу»;

«Фу! Үзгәрәсең, куркытасың»;

«Шыксыз» дип мөмкин кадәр җырчы кигән пәлтәне «ямьсезләргә» тырышкан инстачылар.

«Уйлап та торма, ал», «Теге киеп йөри торган табиб халаты түгел инде», «Бик тә килешә», дип язучылар да бар.

«Миңа да алып кайт әле», «Сәидәнең әнисенә алдыгызмы әллә? Алыгыз! Дубайдан бүләк булыр», — дип үтенеч белән дә мөрәҗәгать иткәннәр.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас