

Шварценеггер урамда үзенең бронза статуясы янында йоклап яткан фотосурәтен куеп: "Менә ничек замана үзгәрде", - дип язган.
Арнольд Калифорния губернаторы булып эшләгән чорда фотосурәттәге кунакханәне шәхсән үзе ачкан булган. Ул чакта отель хакимияте Арнольдга: "Теләсә кайсы вакытта килегез, сезгә дип резервланган номер һәрвакыт әзер",- дигән.
Арнольд губернатор постыннан киткәч, кунакханәгә килгән. Тик инде аңа түләү таләп итеп, бүлмә бирүдән баш тартканнар. Бу хәлдән соң ул статуя янында урын җәеп ятып, кешеләргә шуны җиткерергә тели: "Зур вазифада булганда сиңа табыналар, һәркем синең белән дуслашырга тырыша. Әгәр вазифаңнан китсәң, кемлегеңне тиз оныталар һәм син беркемгә дә кирәк булмыйсың. Биргән вәгъдәләрендә тормадылар...Дуслар! Югары вазифагызга да, акчагызга да таянмагыз - бер нәрсә дә мәңгелек түгел!" - дигән ул.
Дөрес әйткән бит?