Йолдызлар тормышыннан
18 гыйнвар 2022, 09:44

Халкыбызның моңлы сандугачы ул

Флүрә Килдиярова  Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.

Халкыбызның моңлы сандугачы улХалкыбызның моңлы сандугачы ул
Халкыбызның моңлы сандугачы ул

Учалыбик күп талантлы кешеләрне үстергән. Алар арасында сәхнә йолдызлары да бар. Иң якты янучы йолдызларның берсе, әлбәттә, ул Флүрә Килдиярова. Аның үзенчәлекле матур тавышын беркем белән бутап булмый.

Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, танылган җырчы һәм педагог Флүрә Килдиярова 15 гыйнварда үзенең юбилеен үткәрде.

Башкорт дәүләт филармониясендә барган кичәгә абруйлы кунаклар, Флүрә Килдиярова классын тәмамлаучылар һәм аның иҗатын сөючеләр килгән иде. Республиканың мәдәният министры Әминә Шафикова, сәхнәгә чыгып, республика җитәкчесе Радий Хәбировның котлавын укып ишеттерде һәм аңа республиканың югары дәүләт бүләген – Салават Юлаев орденын, Мәдәният министрлыгының Почет грамотасын тапшырды.

Концерт программасында халык җырлары, опера арияләре һәм камера-вокаль лирика яңгырады. Сәхнәгә Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллина һәм халыкара конкурслар лауреаты Ксения Равнейко да чыкты. Танылган җырчылар Идрис Газиев һәм Җәмил Әбделмәнов та юбилярга музыкаль котлауларын җиткерделәр.

 Сандугач сайрамыйча тора алмый, диләр. Флүрә апа  әле дә туган халкына моң өләшә, башкорт халык җырларын, композиторлар әсәрләрен пропагандалый, яшь талантларны башкару осталыгына өйрәтә.  Кыскасы, ул күпкырлы талант иясе.

Моңлы сандугачыбызны без дә юбилее белән котлап, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар һәм иҗади уңышлар телибез.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас