

Гыйнвар аенда бик актуаль тема ул, бәлеш. Бәйрәмдә, озайлы ялларда ешрак кунакка йөрешеп, бәлеш тә ешрак ашарга туры килә шул.
«Кышкы каникулларда hәр татар-башкорт өендә бәлеш исе чыкмыйча тормыйдыр. Яңа елдан соң менә шундый бер актуаль «Мин - бәлеш» җыры туды әле.
Гел бертөрле җыр җырлыйсыз дип әйтүчеләр бар, башкача стильдә дә эшләп карарга булдык. Күңелле һәм дәртле җыр. Бөтен тавышка ачып, дискотекаларны “ду” китерик! Машинада да “гөп-гөп” иттерергә бер дигән», – дип язган Гүзәл Уразова.
Җырның авторлары – Ренат Галиәскар һәм Риназ Фазлыйәхмәтов.
«Кызыклы видео төшереп #Минбэлеш хештегы белән Инстаграмга урнаштыр. Җиңүче безнең шушы җырга төшереләчәк клипта катнашачак», — дип тә вәгъдә иткән җырчы.