Йолдызлар тормышыннан
17 гыйнвар 2022, 09:45

Чын Гөлназ нинди?

Бу пиармы? – дип сораганнар Асаевадан.

Чын Гөлназ нинди?Чын Гөлназ нинди?
Чын Гөлназ нинди?

«Гадел әңгәмә» тапшыруына килгәч, Гөлназ Асаевадан: “ Кечкенә чагыңда әти-әниләрең белән гастрольләргә йөргәндә, сине халык тыйнак, ягымлы кыз итеп күрде. Кешеләр шушы образга гашыйк булды. Ләкин соңрак җәнҗаллар, ниндидер сугышулар китте. Бу пиармы? – дип сораганнар.

 

Моңа җавап итеп ул:  “Беркайчан да үземә  махсус пиар эшләгәнем булмады. Мин, гомумән, андый кеше түгел. Әйе, мине халык тыйнак итеп күрде. Ул – сәхнәдәге образым. Ләкин бу образ белән тормыштагы Гөлназ аерылып тора. Мин бәләкәйдән бик шук идем, малалар белән уйнап үскән кыз. Минем абыем һәм энеләрем генә бар иде. Авылда аларга ияреп йөреп, сугышып, дигәндәй... Гомумән, мин  курчак уйнарга яратмый идем, гел  урамда уйнап үстем. 

Шуңа күрә сәхнәдәге бу образ миңа туры килми. Үсә төшеп, шушы образдан чыга башлагач, халык: «Нәрсә булган моңа? Нишләде бу?» — дип аптырап калды. Сәхнәдәге образ минем җырларыма гына кагыла. Мин килделе-киттеле түгел, тирән мәгънәле, моңлы, эчтәлекле җырлар гына яратам. Аның сүзләре дә яхшы булсын, көе дә салмак булсын, үзебезнең татар рухында булырга тиеш.

Шушы җырлар аша минем образ килеп чыккандыр. Ләкин нәрсә булуына карамастан, сәхнәдә үземне һәрвакытта да тыйнак тотачакмын. Сәхнә сәхнә инде ул, сәхнә тыйнаклыкны ярата”, - дип җавап биргән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас