

«Тәтешледә Хәния апа Фәрхи музеена да кереп чыгарга өлгердек. Бик зур эш башкарылган. Хәния апаның рухы шат булсын.
«Кунак егет» җырын җырлаганда райондашлары аяк үрә басып алкышладылар. Янәшәмдә Хәния апага нык охшаган Фирүзә апа (Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе), зал тулы райондашлары аның җырын җырлый…— дип язган Илсөя Инстаграмда. Аңа җавап итеп, Илсөянең тамашачылары:
“Аның бөтен җыры хит иде. Кем нәрсә генә сөйләсә дә, ул безнең өчен бөек җырчы. Бик тә кыен, иртә китте…”, “Илсөя, бик саваплы эшләр эшлисең, күңелең гел яхшылыкта. Сәламәт бул”, “Хәния мәрхүмәбезне искә алуың өчен рәхмәт, Илсөя балам!”, “Тәтешледә генә түгел, сез һәр концертыгызда Хәния Фәрхине җылы итеп искә аласыз. Программагызның бер өлешен аңа багышлыйсыз. Рәхмәт шуның өчен!” – дип язганнар.
Чыганак: Интертат.