Йолдызлар тормышыннан
14 гыйнвар 2022, 06:33

Сәхнә йолдызлары өчен Үгез елы нинди вакыйгалары белән истә калган?

Махсус “Өмет” укучылары өчен алар шушы сорауга җавап бирделәр.

Сәхнә йолдызлары өчен Үгез елы нинди вакыйгалары белән истә калган?Сәхнә йолдызлары өчен Үгез елы нинди вакыйгалары белән истә калган?
 Сәхнә йолдызлары өчен Үгез елы нинди вакыйгалары белән истә калган?

 Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов: 

- Үткән ел беркем өчен дә гади генә узмагандыр инде ул. Әйе, безнең дә туктап торган вакытлар булды, җиң сызганып эшләгән чаклар да...  2021 елда тормышның тагын бер этабына нокта куелды. Иҗатымның 30 еллыгына багышланган программаны пандемия башлангач күп кенә җирләрдә күчерергә туры килгән иде  – быел шул  концертларны куйдым.  Күп кенә өлкәләргә бару бәхете тиде. Безне Казанда да көтәләр иде, район үзәкләрендә дә, Уфада да. Юбилей концертлары  хәтта ике елга сузылды, ләкин ул бит иҗатыма нәтиҗә. Шуңа да бик канәгать калдым.

Артист халкы гастрольләрсез, очрашуларсыз яши алмый. 2021 елда истә калган очрашуларның берсе дип федераль сабантуйда катнашуымны әйтә алам. Быел ул Нижневартовск шәһәрендә үтте. Шулай ук Бөтенрусия авыл сабантуенда да катнашырга насыйп булды. Ул ел саен төрле шәһәрләрдә үтә, быел Татарстанның Мөслим районында зурлап үткәрделәр. Барлык чараларда да пандемия чикләүләре булды, әлбәттә, ләкин бәйрәм кәефен төшермәде.

   Быел үзем катнашкан кызыклы пректларның тагын берсе - ТМТВ каналында  барган “Яңа йолдыз”. Анда мин жюри әгъзасы булдым. Бу чорда Уфа – Казан арасында еш йөрергә туры килде. Декабрьдә нәтиҗә ясадык һәм лаеклы җиңүчеләрне билгеләдек.

  Яңарак ТНВ каналы мюзиклда катнашырга чакырды. 31 декабрьдә зәңгәр экраннарга чыгычак. Мин анда Айдар Галимов булып  -  үземне уйныйм.

     Ел вакыйгасы – декабрь  уртасында «Казан Экспо» күргәзмә комплексының Илһам Шакиров исемендәге 3 мең халык сыярлык концертлар залында «Татар җыры» фестивале узды.  Бу грандиоз чара булды. Инде ничәнче тапкыр шушы премиягә лаек булдым.  Артка борылып карыйсың да, барлык эшләргә нәтиҗә ясап, бер урында гына тормыйбыз, тормыш дәвам итә икән әле дисең.

   Ә  борчылулар тормышта, әлбәттә, була. Тик мин һәр нәрсәгә позитив яктан гына карарга тырышам. Быел иң кадерле, истә калырлыгы  -  оныгым Сафиянең  юбилее – 5 яше тулды. Ел әйләнәсендә гаиләм, кызларыбыз белән бергә очрашу, кунакларга йөрешү мөмкинлеге булды. Моның өчен дә мин бик шат. 

   “Өмет” укучыларын  ихлас күңелдән Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Якыннарыгызның ихтирамын һәм игътибарын тоеп, сау-сәламәт һәм бехетле яшәргә язсын, дуслар!

Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева һәм Башкортстанның сәгать эшлеклесе Роберт Тимербаевлар
Фәридә:

-Үгез елында безнең гаилә өчен истә калырлык вакыйгалар булды, әлбәттә.  Яңа йортыбызга чыккач, туганнарны, дусларны җыеп зурлап коръән укыттык. Ә иң мөһиме  -  2021 ел -Робертның юбилей елы булды. Туган көнне бәйрәм итү планы зур иде, тик пандемиягә туры килеп, аны сәхнәдә тамашачылар белән зурлап үткәрә алмадык. Яңа җырлар белән концерт программабыз да әзер иде.
Роберт:

Ә киләсе елда Фщридәнең юбилее! Дөньялар тыныч булып, чикләүләр юкка чыкса, зурлап үткәрербез дип яңа өметләр белән яшибез. Гаилә коруыбызга да, иҗатыбызга да 40 ел тула. Иң мөһиме - сәламәтлек булыйк, сабыр төбе – сары алтын, диләр бит.
 Фәридә:
- Яңа матур җырларыбыз күп. Быел концертлар белән йөрмәгәч, халык аларны әле бик ишеткәне юк. Бөтен өметебез юлбарыс елына! Гастрольләргә дә йөрисе килә,  яраткан тамашачыларыбыз белән тизрәк очрашасы иде. Артист халкы ансыз яши дә алмый.

  “Өмет”  укучыларына, тамашачыларыбызга сәламәтлек, гаилә бәхете,  уңышлар телибез.
Роберт:
- Бер-берегезне саклагыз, яратып һәм яратылып яшәгез! Яңа ел белән!

 

Башкортстанның халык аристы, Татарстанның атказанган артисты Фәдис Ганиев: 

- 2021 ел безнең гаилә тарихы битләренә матур вакыйгалар белән язылды. Беренчедән, үзебез, якыннарыбыз, туганнарыбыз исән-сау булуы - зур бәхет. Пандемия еллары, минемчә, барыбызда да дөньяга булган карашны үзгәрткәндер кебек. Тормыш кадерен белергә дә, бер-беребезгә игътибарлырак, ихтирамлырак булырга да өйрәтте шикелле. Үткән елда безнең өчен иң зур шатлыклы вакыйга  – Гөлназ белән Вилданның кызлары Динә тууы булды. Исән-сау, тигезлектә үстерергә насыйп итсен аларга.

Шөкер, яраткан эшебез дә бар – иҗатыбызны ташламадык. Ә шулай да тормыш гел бер төрле генә булса, аның кызыгы да калмый. Иҗат кешеләре өчен бигрәк тә. Гел эзләнүдә булган күңел тагын да камилләшергә, үсеш алырга тели, яңалыкларга омтылып яши. Шундый теләк белән без үзебезне икенче өлкәдә сынап карарга булдык. Инстаграмда безне күзәтеп баручылар инде белә – без челтәрле бизнес белән дә шөгыльләнәбез. Безнең өчен ул мавыктыргач һәм кызыклы. Әле бу эшне уңышлы дәвам итәбез.

Яңа елда барысына да сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телибез. Илебез тыныч булсын.

 Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова

- Күсе елына караганда үгез елы минем өчен җиңелрәк үтте. Чөнки ул җиң сызганып эшләү мөмкинлеге бирде. Ун җыр яздырттым, шуларның сигезенә клип төшердек. Әле менә бик матур җырым дөнья күрергә тора. Яңа ел бәйрәмнәре үтү белән тагын өр-яңасын яздыртуга тотыначакмын. Яңа альбом өстендә эшлим, анда һәркемнең күңеленә һуш килерлек җырлар тупланачак. Заманчаларына игътибар бирергә тырыштым, аларны яшьләр дә, өлкәнәр дә үз итәр дип ышанам.

2022 елга күп планнар күп. Былтыр куелмыйча калган 27 концертым бар. Беләм, яраткан тамашачыларым мине көтә. Киләм дип, бара алмыйча калган район һәм шәһәрләргә  яз айларында йөриячәкмен. Яңа ел белән, дусларым! Тик бәхет-шатлыклар гына алып килсен 2022 ел!

Сәхнә йолдызлары өчен Үгез елы нинди вакыйгалары белән истә калган?
Сәхнә йолдызлары өчен Үгез елы нинди вакыйгалары белән истә калган?
Сәхнә йолдызлары өчен Үгез елы нинди вакыйгалары белән истә калган?
Сәхнә йолдызлары өчен Үгез елы нинди вакыйгалары белән истә калган?
 Сәхнә йолдызлары өчен Үгез елы нинди вакыйгалары белән истә калган?
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас