

5 яшьлек булганда, Джулиан Строуны дөньядагы иң көчле бала дип Гиннесның рекордлар китабына кертәләр.
Күптән түгел егет булып җиткән Страуга 17 яшь тулган. Ул һаман да спорт белән шөгыльләнә. Әмма 5 яшендә ул спорт белән актив шөгыльләнсә, бүген нагрузкасын азайткан, гади күнекмәләргә өстенлек бирә. Шуңа да ул бодибилдерга ошамаган, гади егеткә әйләнгән.
Кечкенә чагында ул олы абыйсы Клаудионың спорт белән шөгыльләнгәнен күреп кызыгып китә. Малайларның әтиләре дә фитнеска мөкиббән киткән кеше. Бүген дә алар өчәү күп вакытларын спорт залында үткәрәләр һәм үзләренең кикбоксинг клубын ачарга хыялланалар.
Әлеге вакытта интернет челтәрендә Ираннан 6 яшьлек Арат Хоссейни үзенең балаларга хас булмаган мускуллары белән шаккатыра. Ул үскәч футболчы булырга хыяллана һәм шуңа да спорт белән актив шөгыльләнә.
Чыганак: pulse.mail.ru