

Заманында мега популяр булган “Бригада” сериалының телеэкраннарга чыгуына 20 ел тула.
90 нчы еллардагы тормышыбызны күрсәткән бу фильм тамашачылар арасында тиз популярлык яулаган иде. Ике дистә елдан соң аның төп геройлары кайда яши икән? Өйләнгәннәрме, ничә балалары бар, укучылар өчен кызык булыр дип уйлыйм.
Юбилей турында төп герой – Саша Белый ролен уйнаган актер Сергей Безруков үзенең Инстаграм битендә хәбәр иткән.
Саша Белый – актер Сергей Безруковка 2021 елның көзендә 48 яшь тулды. “Бригада” фильмыннан соң ул хатыны Ирина Безрукова белән аерылышп, 2016 елда режиссер Анна Матисонга өйләнде һәм өч бала әтисе булды. Шул ук елда кызы Мария, 2018 елда улы Степан, 2021 елның җәендә улы Василий туды. Сергей Безруков 20 ел буена популяр актерларның берсе булып кала, аны кинога төшәргә еш чакыралар. Берүк вакытта театр сәхнәсеннән дә төшкәне юк.
Валера Филатов – актер Владимир Вдовиченков.
2021 елның августында аңа 50 яшь тулды. “Бригада” фильмында аны “Фил” буларак беләләр иде. Ул әле дә төрле фильмнарда уйнавын дәвам итә.
Вдовиченков дүрт тапкыр өйләнгән. Актриса Елена Лядова белән 2015 елда өйләнешәләр. Элекке никахларыннан актерның улы Леонид һәм кызы Вероника бар.
Космос Холмогоров - актер Дмитрий Дюжев
Дмитрий Дюжевка 43 яшь. Фильмда ул гадәти булмаган исемле Космос ролен башкарды. Башка хезмәттәшләреннән аермалы буларак, Дюжев бер генә тапкыр өйләнгән – 2008 елда ул Татьяна Зайцева белән язмышын бәйли һәм бүген дә аның белән бәхетле гомер кичерә, Иван һәм Дмитрий исемле ике ул тәрбияли.
Витя Пчелкин - актер Павел Майков
Миллион кызлар яраткан Пчела үзенең 46 яшен билгеләп үтте.
Актер беренче тапкыр “Бригада”да уйнарга бер ел калгач җырчы Екатерина Масловскаяга өйләнә. Аларның уллары Даниил туа. 2005 елда пар аерылыша, 2006 елда Павел Майков актриса Мария Саффога өйләнә. 15 ел бәхетле гомер кичерәләр.
Фильмда исә Саша Белый белән Фил гына өйләнүен искә төшерергә кирәк. Саша Белыйның хатыны ролен актриса Екатерина Гусева башкарды.
Екатерина 45 яшьлек бизнесмен Владимир Абашкин белән 1996 елда өйләнешә. Уллары Алексей Абашкинга инде хәзер 23, кызлары Аняга 11 яшь.
Тома Филатова – актриса Мария Порошина
Филның хатыны ролен уйнаган актриса Мария Порошинаның роле төп булмаса да, истә калырлык чагу рольләрнең берсе була.
48 яшьлек Мария Михайловна тормышта күп балалы әни: аның 5 баласы – дүрт кызы һәм бер улы бар. Актер Гоша Куценкодан аның бер, актер Илья Древновтан – өч баласы бар. Бишенче баласы Илья белән аерылышканнан соң дөньяга килде. Әтисе кем булуы турында Мария Порошина беркемгә дә әйтми.
Чыганак: pulse.mail.ru