Йолдызлар тормышыннан
10 гыйнвар 2022, 07:56

Аралашып яшәү - үзе бәхет!

  Бүгенге кунагыбыз  – Фирүзә Париж. Ул Башкортстан эстрадасына картәтисе хөрмәтенә алган исеме белән килеп керде. Аның талантлы булуы бер дә гаҗәпләндерми, чөнки ул данлыклы җырчылар нәселеннән.

Аралашып яшәү - үзе бәхет!Аралашып яшәү - үзе бәхет!
Аралашып яшәү - үзе бәхет!

Тулы исеме: Аллаярова Фирүзә Мирхәт кызы.
Туган көне: 28 гыйнвар, 1977 ел.
Яраткан китабы: Рәми Гарипов шигырьләре.

Яратып караган фильмы: “Скарлетт”, “Унесённые ветром”.

 

- Фирүзә ханым, нинди ризыкны пешерергә, ә ниндиен ашарга яратасыз?

- Камыр ризыкларын пешерергә яратам. Ул минем өчен релакс кебек. Ашарга дигәндә, мин дөрес туклануга күчтем, инде 15 ел тирәсе. Татлы һәм камыр ризыкларны ашамаска тырышам.

- Үзегезне ике сүз белән тасвирлагыз әле?

- Алдашырга яратмыйм. Кешеләрне төп башына утыртып, ниндидер файда эзләмим. Әгәр дә миңа кеше ошый икән, бөтен күңелемне биреп аның белән аралашам. Шуңа күрә мин үземне ышанычлы кешемен дип әйтә алам.

- Тормышта нәрсәне беркайчан да эшләмәячәксез?

- Әле генә әйтеп үттем, мин алдашырга яратмыйм. Аларның өметен сүндерергә яратмыйм һәм беркайчан да алай эшләмәячәкмен.

- Яшәешегездә иң катлаулы әйбер?

- Мин һәрвакытта да тормышка фәлсәфи яктан карарга тырышам. Миңа авыр, мин катлаулы яшим дип, бервакытта да әйтмим, чөнки бәхет ике яклы. Тормыш ике яклы. Аның  бар ачы ягы, аның бар татлы ягы. Ике ягын да кабул итә белсәң, менә шул инде тулаем бөтен бер бәхет. Шуңа күрә мин бу сорауга җавап бирә алмыйм.

- Буш вакытыгызны ничек итеп үткәрергә яратасыз?

- Буш вакытымда күңелемә яткан кешеләр белән очрашырга яратам. Алар белән үземнең күңелемне үстерсәм, миңа яхшы, миңа рәхәт.  Хоббига килгәндә, мин тәмлекәч пешерергә һәм бәйләргә яратам. Элек мин күп итеп бәйли торган идем, балаларыма кофталар, носкилар, хәтта юбка-фәләннәр дә, баш киемнәре. Хәзер инде вакыт әзрәк, әмма ләкин бәйләү миңа релакс кебек.

- Гомерлеккә үзегез өчен сабак булган хәлләр булдымы?

- Тормыш  бит инде, сабак бирә торган хәлләр булып тора. Яңалары килеп тора. Мәсәлән, менә кешегә бөтен күңелең белән ачыласың, аңа эчеңдәге серләреңне сөйлисең һәм ул шуларны түкми-чәчми икенче җиргә алып барып аудара, синең бөтен серләреңне сата. Менә шундый хәлләр булганы бар. Шуңа күрә мин хәзер дистанция тотам һәм бөтен күңелемне, йөрәгемне ачып аралашырга бик тырышмыйм, сак булырга кирәк.

- Тормышыгызда иң ныклы терәк?

- Тормышымда иң ныклы терәк - минең әти-әнием, балаларым, гаиләм, якыннарым.

- Хәзерге җырларыгыз иң баштагыларыннан  аерыла. Элекке вакытларны, элекке җырларыгызны сагынасызмы?

 - Минем әнием Флүрә Туйсина бик матур җырлый, аны республикада да бик яхшы беләләр. Ул безне һәрвакытта да җырлар җырлап үстерде. Ретро җырлар, татар, башкорт  халык җырлары аның репертуарында булдылар. Шуңа күрә мин, әлбәттә, ретро җырларны бик яратам. Хәзерге җырларым аерыладыр, чөнки үсеш кирәк. Яңа стиль, үземә ошаган, үземнең тавышыма туры килгән җырларны җырларга тырышам, халык аларны бик матур кабул итә, Аллаһка шөкер.

- Яңа проектларыгыз, яңа җырларыгыз турында бәян итеп китегез әле.

- Нинди яңа проектлар булыр, әлегә әйтә алмыйм. Чөнки әле үзем Польшадамын, Краков шәһәрендә. Мин күптән Европада яшәргә хыяллана идем. Һәм быел шундый мөмкинлек килеп чыкты, мин үзем дә аптырадым, чөнки үзегез дә беләсез, бөтен чикләр бикле, бернинди дә виза алып булмый. Ә менә быел хыялым чынга ашты: мөмкинлек килеп чыккач та, һич икеләнмичә, Польшага юл тоттым. Миңа Польша үзенең ишекләрен ачты дияргә була. Хәзер инде мин монда дүртенче ай. Бик тә ошый, шуңа күрә мин әлеге вакытта концертлар хакында, яңа җырлар турында, гомумән, уйламыйм. Адаптация, акклиматизация һәм инде чит ил, чит тел, чит кешеләр. Ә мин монда берүзем. Монда килеп төшкәч, кая барырга, нәрсә эшләргә, бернәрсә дә белмим. Шуннан соң бер хатынкай очрады. Баксаң, аның әтисе Уфаныкы булып чыкты, әтисе – башкорт, әнисе –  украинка.  Менә язмыш, шундый кызык, әйме. Аның монда отеле бар, ул мине шунда урнаштырды. Шул отельдә ресепшнда  безнең  Башкортстаннан Нефтекамск шәһәреннән  килгән бер кыз утыра. Һәм без, хәзер инде өчәү, үзебезне “якташлар” дип йөртәбез, бер-беребезгә терәк булып, ярдәм итәбез. Алар янында адаптацияне үтәргә миңа җиңелрәк булды. Шуңа күрә миңа “Язмыш дигән нәрсәгә ышанасызмы?” дигән сорау бирсәләр, бәлки, “әйе” дип әйтермен дә.

Әйткәндәй, мине социаль челтәрләрдәге кайбер подписчикларымның: “нәрсәгә Сезгә Польша кирәк булды?”, “нигә киттегез?” дигән сораулары аптырата. Чөнки мин үзем чит кешегә, хәтта коллегам булса да, нишләп киттең син анда, анда сиңа нәрсә бар дип бервакытта да сорау бирә алмас идем. Хәтта берничә хатын мине тиргәп дигәндәй яздылар: “үзебезнең Башкортстанны калдырып, анда нәрсә карап йөрисең, кайт”, дип. Мин аларга үпкәләмим, һәркем үзенең әдәплелеге буенча яши бит инде.

Хәзерге вакытта бик актив рәвештә тел өйрәнәм. Поляклар белән актив аралашам, чөнки минем әле эшләгән урынымда тик поляклар гына. Әйткәндәй, Русиялеләр монда бик аз. Һәрхәлдә, минем күргәнем юк. Эштә поляклар тик үз телләрендә генә сөйләшәләр. Һәм мин башта бернәрсә дә аңламый йөрсәм, хәзер инде нәрсә хакында сүз барганын аңлыйм, Аллаһка шөкер. Мин поляк теле  белән бергә инглиз телен дә өйрәнәм, чөнки һәрбер поляк бәләкәй чагыннан ук инглиз телен су кебек эчә. Алар нык әйбәт аралашалар ул телдә. Кибеттәме, урамдамы, сорау бирергә кирәк икән, рәхәтләнеп инглизчә сорарга мөмкин. Алар сиңа шул ук телдә җавап бирәләр. Инглиз теле Польшада икенче тел кебек, бик кирәк.

Әлбәттә, минем эшем күп әле: телләр өйрәнү, аралашу һ.б. Документлар белән дә күп эш итәргә кирәк, чөнки минем визаны озынайтырга кирәк. Артабан монда калырмынмы яисә икенче илдә булырмынмы, әлегә әйтә алмыйм.

- Димәк, Яңа елны Польшада каршы алачаксыз?

- Әйе. Әле Польшада Раштуа бәйрәме якынлашып килә. Поляклар аны Швянта диләр. Әлеге бәйрәмне алар шултиклем көтәләр. Урамнар бик матур бизәлгән. Краков үзе дә искиткеч матур шәһәр. Ә бәйрәм алдыннан ул тагын да матурланды, ниндидер романтик төс алды. Шуңа кемнәрнең мөмкинлекләре бар, һич икеләнми килеп күрегез. Монда халык ачык, ихлас, ярдәмчел һәм кешелекле. Ә кешелекле булу кешенең иң төп бурычыдыр, минемчә.

Монда туристларның күплеге, искиткеч. Краков – туристик үзәк. Планетаның төрле төбәкләреннән килгән халык күп. Шуңа монда чит ил кешесе дигән төшенчә юк.

- Гәзит укучыларыбызга киңәшләрегез, теләкләрегез.

- Гәзит укучыларны, үземнең тамашачыларымны Яңа ел белән котлыйм!

Яңа еллар, Аллаһ боерса, барыбызга да иминлек китерсен. Иң беренче иминлек кирәк, иминлек булса, дөньялар имин торса, хыяллар да тормышка ашырлар. Һәм инде бер-беребезгә йомшаграк булыйк, бер-беребезне тыңлап, аңлап яшик. Шул вакытта үзебезгә дә, әйләнә-тирәбездәгеләргә дә җиңелрәк булыр. Шулай ук шушы дөньяда барган һәртөрле ызгыш, чуалышлар бетүен, чикләр ачылуын телим. Кешеләр рәхәтләнеп бер-берсенә кунакка йөрсеннәр, бер-берсе белән аралашып яшәсеннәр иде. Чөнки аралашып яшәү – ул үзе бер зур бәхет. Һәрберегезгә яхшылык, изгелек, исәнлек-саулык телим.

- Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Фирүзә ханым! Хыялларыгыз тормышка ашсын! Яңа ел бәйрәме белән!

 

Фотолар: җырчының шәхси архивыннан.

Интервью 2021 елның 20 декабрендә Яңа ел бәйрәме алдыннан алынган иде.

Гөлназ ШАҺИЕВА.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас