Йолдызлар тормышыннан
7 гыйнвар 2022, 06:05

"Убырлар уянган чак"

Татар язучысы Марат Кәбировның фантастик романы төрекчә китап буларак дөнья күрде.

"Убырлар уянган чак""Убырлар уянган чак"
"Убырлар уянган чак"

 «Убырлар уянган чак» дип аталган әсәрне Бартын университеты яшь галиме Альп Әрән Демиркая тәрҗемә итеп бастырган.

Тәрҗемәче әсәргә «Вампирлар уянганда» дигән исем куйган. 256 битлек төрекчә әсәр «Парадигма академи» нәшриятында басылган. Китап сатуга бер атнадан соң чыгачак.

«Марат Кәбировның бу романын татар әдәбиятының беренче фантастика һәм курку әсәре дип атарга була. Китап мине шул ягы белән җәлеп итте. Вакыйгалар бер татар авылында Шүрәле урамында бара. Төркиядә төрек язучылары нигәдер фантастика әсәрләр язарга алынмый, бу төр романнар безгә Көнбатыш әдәбиятыннан килә. Минем төрек укучыларын бу жанр буенча бер төрки язучының әсәре белән таныштырасым килде», — дип сөйләде Альп Әрән «Татар-информ» ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Чыганак: ИНтертат. https://web.telegram.org/z/#-1256201633

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас