Йолдызлар тормышыннан
30 Декабря 2021, 18:02

Ләйсән Үтәшева Уфада халык алдында елаган

Мондый хәлнең булуын берсе дә көтмәгән, әлбәттә. 

Ләйсән Үтәшева Уфада халык алдында елаганЛәйсән Үтәшева Уфада халык алдында елаган
Ләйсән Үтәшева Уфада халык алдында елаган

Телетапшырулар алып баручы, гимнастка Ләйсән Утяшеваның шушы көннәрдә Уфада концерты булды.

Якташыбыз, туган ягына кайткач, күңеле тулып киткән күрәсең, чыгышы вакытында ул елап җибәргән. Концерт дигәч тә, Ләйсән җырлый башлаган икән дип уйлый күрмәгез, ул биюләрдән торган спектакльдә уйнаган. Халык якташыбызның чыгышын бик җылы кабул иткән һәм һәр чыгышын алкышларга күмгән. Берсендә Ләйсән күз яшьләрен тыя алмаган- елап җибәргән.

«Сезгә зур рәхмәт! Бу шәһәр минем өчен бик тә кадерле. Монда тудым. Әнием әтием белән монда танышкан. Бүген чыгыш ясаганда, әнием Зөлфия Үтәшеваның янымда булуын тойдым. Мондый хәл беренче тапкыр бүген булды. Тамашама килгәнегез өчен рәхмәт. Сезнең алдыгызда чыгыш ясавым белән дә бәхетлемен. Рәхмәт, дусларым», – дигән ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас