Йолдызлар тормышыннан
30 декабрь 2021, 04:58

Башкортстан мэрлары клип төшергән

Карадыгызмы әле?

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Башкортстан шәһәрләренең биш мэры бергәләшеп клип төшергән. Роликта алар үзләренең казанышлары турында сөйли.

Башкортстанның көньягында эшләүче берничә район башлыгы рэп укып, ролик ясаган. Баштагы кадрларда «Команда Юга РБ» дигән язу чыга. «Кемнең РБның Төньягы яки Көнбатышы турында ишеткәне бар? Ә Көньяк турында бөтен кеше белә», — диләр.

«РБның Көньягы — уңышлы республика, текә шәһәрләр, бу гаилә. Безнең союз Мәскәүдән дә яктырак балкыр», — дип җырлый алар.

Клипта Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Авыргазы, Стәрлебаш районнарын мактыйлар.

«Татарстаннан көнләшеп карауларын сизәбез», «Нефтекама кырыйда тыныч кына торып торсын» диләр.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров клипны социаль челтәрләрдә куйган. Ул җитәкчеләрне мактаган.

Чыганак "Интертат"

Читайте нас