

Сергей Бодров-младший. Аның югалуына да 2022 елның сентябрендә 20 ел була. Ә бүген аңа 50 яшь тулган булыр иде...
Төньяк Осетиянең Кармадон тарлавыгында юк булды ул. Үзенең командасы белән бергә... “Связной” фильмын төшергәндә боз астында калдылар...
Русия киноактеры, кинорежиссер, сценарист, теле алып баручы, фәннәр кандидаты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты. Кыска гына 30 яшендә ул бик зур биеклекләр яулады, әмма гомере генә кыска булды. Ул тамашачыларга “Брат” һәм “Брат-2” фильмнары аша танылды.
Аның ике баласы ятим калды. Кечесенә әтисе югалганда бары 1 ай гына иде...
Чыганак: ru.wikipedia.org/wiki/Бодров,_Сергей_Сергеевич