

Салават Фәтхетдиновның улы мәртәбәле исемгә лаек булган. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов зур шатлыгы белән уртаклаша. Улы Рөстәм Русиянең спорт мастеры дигән дәрәҗәле исемгә лаек булган.
Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов тапшырган аңа бу бүләкне. Салават бу мизгелне видеога төшереп, Инстаграмга куйган. "Улымның хыялы тормышка ашты. Минем өчен горурлык! Балалардан игелек күреп яшәргә язсын", - дип язган якташыбыз.
Рөстәмнең спорттагы уңышлары белән әтисе гел бүлешеп тора. Ул республика гына түгел, Русия чемпионатларында да сынатмый.