+21 °С
Болытлы


Чемпионка боз белән хушлашамы?
2018 елгы Олимпиада чемпионкасы Алинә Заһитова шәхси эшкуар булып теркәлгән. Бу хакта Unfall бизнес-белешмә хәбәр итә.
«Реклама агентлыкларының эшчәнлеге», «Мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре эшчәнлеге» кебек һ.б. шундый юнәлештәге эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк.
Алинә Заһитовага 19 яшь. Ул ярышларда катнашмый инде. Әлеге вакытта ул «Ледниковый период» тамашасын алып баручы булып эшли.