

Башкортстанның атказанган артисты, көмеш тавышлы Лилия Ишемъярованың шәхси концертлары сирәк була. Традиция буенча ул берничә елга бер тапкыр гына һәм һәрчак кыш мизгелендә яраткан тамашачылары белән филармониянең зур залында очраша. Күпләр Зианчура сандугачы – Лилиянең берничә ел элек үткән «Кышкы могҗиза» исемле тамашасын да әле сагынып искә аладыр. Һәм, ниһаять, быел декабрь ахырында Лилиябез өр-яңа программа белән куандырачак!
Әйткәндәй, шушы көннәрдә яшь җырчы Тимур Рамазанов белән “Ялгышмадым” дип исемләнгән өр-яңа дуэтлары да чыкты. Җырның көен Р.Хисмәтуллин язга һәм сүзләрен А.Вәлиуллина иҗат иткән.