

Җырчы Айгөл Бариева психо-неврологик дәваханәдә тәрбияләнүче кешеләргә концерт куярга барган.
Чыгыш ясар алдыннан ул дулкынландыргыч видео да төшергән. “Бик авыр, дуслар! Ничек чыгыш ясармын… Артист кеше күңелендәгесен күрсәтергә тиеш түгел. Артист бәйрәм күрсәтергә бурычлы! Күңелле җырлар гына җырларга куштылар” — дип сөйли Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева. Аннары диспансерда дәвалану узучы кешеләр янына чыгып, чыгыш ясаган, бергә уйнап-биеп, көлеп чын бәйрәм оештырган. Айгөлнед репертуарында татарча гына түгел, русча җырлар да булган. Видеодан күренүенчә, диспансерда яшәүчеләр бииләр, сөенечләреннән артистны кочаклап та алалар. Кыскасы, алар өчен Айгөл Бариеваның чыгышы чын бәйрәмгә әверелгән.
Айгөл концерттан соң кичерешләре белән бүлешеп, “ Анда хезмәт куючылар алдында баш иям. Һаман һушымны җыя алмыйм”, - дип язган Инстаграмда.