

Булат Бәйрәмов гримеркада артистлар арасында сораштыру үткәргән. «Сезнеңчә, Яңа елга иң шәп бүләк нәрсә?» — дип сорый ул.
Артистлар арасында иң еш яңгыраган җавап — бала. «Аида» псевдонимы белән җырлаучы, «Яңа гасыр» телеканалы журналисты Эльвира Фатыйхова - бала, ә Илназ Баһ кыз бала, дип җавап бирә. Яңа гына өченче уллары туган Рәзил Камалов дүртенче бала теләвен әйтә, ә хатыны Рәфинә Ганиуллина бу җаваптан «матур итеп» шаркылдап көлә.
Эльмира Хамматова - агач йорт, Алинә Сафиуллина белән Ильмира Нәгыймова - машина, Алмаз Мирзаянов чалбар-каеш, галстук, Резидә Шәрәфиева - каклаган каз, Рузилә Хәйретдинова - «Айфон 13», Алсу Әбелханова - бриллиант, Гүзәлем тун турында хыяллана. Ә Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөлфирә Шәйдуллинага әллә ни кирәкми. Аларга яхшы кәеф белән игътибар да җитә. Сораштыруда катнашучылар арасында «үзем бүләк», «бүләк итәр кешең булу», дип җавап бирүчеләр дә бар.
Чыганак: "Интертат"