Йолдызлар тормышыннан
17 декабрь 2021, 07:35

Градскийның кәнәфиенә кемне утыртырлар?

Кем лаеклы?

Градскийның кәнәфиенә кемне утыртырлар?Градскийның кәнәфиенә кемне утыртырлар?
Градскийның кәнәфиенә кемне утыртырлар?

   17 декабрьдә Беренче каналда “Голос” шоу-тапшыруының Александр Градскийсыз беренче эфиры үтәчәк. Музыкант 28 ноябрьдә вафат булды. Аның урынын кем биләр?

    Башта мэтрның кәнәфиен улы Даниил Градский биләячәк дип сөйләделәр. Аннары бу урынга Лариса Долина һәм Григорий Лепсны фараз иттеләр. Ахыр чиктә барысын да Talpa компаниясе хәл итәргә тиеш иде. Чөнки The Voice телевизион конкурсларына  хокуклар анда.

    “100% яңа остаз булмаячак”, - соңгы карар шундый булган. Шулай итеп, мэтрның кызыл кәнәфие финалга тиклем буш торачак – Градский истәлегенә...

Фото: mk.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас