

Татар эстрадасының иң популяр җырчыларның берсе Илсөя Бәдретдиновага "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелгән.
Әлеге көннәрдә Казанның "Уникс" концертлар залында аның, үзе әйтүенчә, дөбер-шатыр концертлары бара.
Илсөя Бәдретдинова - күптәннән танылган артист. Тавышы көчле, моңлы, җырлары үзенчәлекле - күпчелеге хитка әверелә. Халык аны яратып, концертларына йөреп торсалар да, җырчыга бүгенгә кадәр андый исемне бирергә ашыкмадылар. Халык та һәр концертында аңа: "Бөтен вак-төяк артистларның исемнәре бар, син күптәннән "атказанган" буласы кеше", - дип әйтәләр иде. Дәүләкәндә яшәүче бер абзый бу хәлне җайларга теләп бер концертында: «Өстәгеләр ишетми инде ул, әйдәгез астан башлыйк. Менә Дәүләкән һәм район халкы исеменнән Илсөя сеңелгә атказанган исемен бирик. Ат бүләк итеп, шуңа атландырып кайтарып җибәрик. Бәлки өстәгеләр дә күрер», – дип шаярткан иде.
Вакыты җиткән инде менә! Яңа ел алдыннан Илсөянең кәефен күтәргәннәр. Мактаулы исем алуыны иксез-чиксез тамашачылары да сөенгән, Инстаграмда котлау хатлары юллаганнар.
Без дә Илсөяне чын күңелдән тәбриклибез һәм ядаңан-яңа иҗади уңышлар, саулык һәм шатлыклар телибез!
Фото: kunel_radiosi