

Күренекле блогер, альпинист, сәяхәтче Рөстәм Нәбиев космоска очарга җыена.
“Панорама Башкортостана” журналына биргән интервьюсында Рөстәм Нәбиев киләчәктә космоста була алачагына ышануын әйткән.
“Космоска очачак йөз уникаль кеше” халыкара проекты бар. Беренче тапкыр тауга күтәрелгәч, әлеге проект кешеләре минем белән бәйләнешкә чыктылар һәм әлеге проектта катнашырга чакырырга теләүләрен әйттеләр. Мин ризалаштым. Вакыты турында әлегә әйтмим. Әмма әзерлек бара. Беренче чиратта, инглиз телен өйрәнергә кирәк. Әле репетиторга йөрим. Космоска очар өчен генә түгел инде. Бүген инглиз телен белмәсәң, ерак китеп булмый”, –ди Рөстәм Нәбиев.