Йолдызлар тормышыннан
10 декабрь 2021, 08:50

Гөлназ Асаева баласына няня эзли

Әмма яшь ана нәни Динәне няня белән калдырырга җыенмый.

Салават Камалетдинов.  tatar-inform.ruСалават Камалетдинов.  tatar-inform.ru
Фото:Салават Камалетдинов. / tatar-inform.ru

Гөлназ Асаеваның бәби тапканына әле артык күп вакыт узмаса да, җырчы үзенә өйдә утыру бик кыен бирелүен аңлаган. Шуңа күрә бүген яшь гаилә тәҗрибәле, ышанычлы бала караучы эзләү белән мәшгуль. Бу хакта Гөлназ инстаграм сторисларында сөйләгән.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, миңа өйдә эшсез утыруы кыен бирелә. Шуңа күрә бала караучы алырга булдык. Әмма мин Динәнең үзен генә аның белән калдырмаячакмын. Минем күзәтүем астында бала һәм минем белән йөриячәк ул», — дип язган ул.

Шулай ук Гөлназ Динәгә күкрәк сөте ашатуын, әмма соңгы вакытта кичергән көчле стресстан соң сөтенең кими башлавы турында әйткән. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас