Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
7 декабрь 2021, 10:51

“Кая барма - күчтәнәч бирәләр”

Татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтовны юлда туктатып, күчтәнәчкә каз биргәннәр.

“Кая барма күчтәнәч бирәләр”
“Кая барма күчтәнәч бирәләр”

Татар эстрадасы җырчысы  Ришат Фазлыйәхмәтовны юлда туктатып, күчтәнәчкә каз биргәннәр. Видеосын Инстаграмда урнаштырган.

“Мамадышта чыгыш ясап, Казанга кайтып бара идек. Балык Бистәсенә җитешли Инстаграмга хәбәр килде: Балам, юлга чыгып торам, туктап алыгыз әле, бирәсе күчтәнәчем бар!” дип язылган иде анда.

  Туктадык. Иҗатымны яратучы Наҗия апа матур теләкләргә күмеп, үзе үстергән казны тапшырды. Минем яраткан тамашачым мине кайда да таба! Гаҗәпләнәм һәм сөенәм – Ходайга шөкер, гел киң күңелле кешеләр очрый минем юлымда. Эш күчтәнәчтә генә түгел,  дуслар. Мине хөрмәт итеп һәм санлап, Наҗия апа салкын караңгы төндә мине көтеп, үзенең җан җылысы белән уртаклашты. Арист өчен бу иң зур бүләк. Мең рәхмәт! Яхшылыкларыгыз үзегезгә меңләтә артып кайтсын.

 Р.S.: Никах туебыз бер ел дәвам итә инде, кая барма күчтәнәч, каз, сый-хөрмәт, - дип уртаклашкан Ришат.

Чыганак: "Интертат".

Читайте нас: