

Пародия һәм нәфис сүз остасы, җырчы, биюче, тамада, гомумән, сирәк талант иясе ул Данир Сабиров. Сәхнәгә очраклы рәвештә генә килеп кермәгән ул – кечкенәдән бар яклап сәләтле егет булган. Инстаграмда мәктәп елларын искә алып, ул болай дип язган:
“Мәктәптә нинди генә чаралар булмасын, мин анда катнаша идем – биедем, алып баручы булдым. Үсмер чак – “пацаннар эпохсы”. Миннән яшьтәшләрем көлә башлады, имеш мин “пацан” түгел, ә шут. Аларның сүзен тыңлап, чын егет булырга теләп, чараларда катнашудан баш тарта башладым. Сыйныф җитәкчебез Фәйрүзә Насыйбулловнага сәбәбен әйттем. Ул бөтен малайларны җыеп: “Тә-әк, пацан булдыгызмы барыгыз да? Данир шутмы? Текә буласыгыз киләме? Ярар, үсеп кенә җитегез. Пистолет күтәреп, пых-пых, пью-пью дип армиядә чабып йөрерсез, ә Данир Казан үзәгендә үз йортында түшәмгә төкереп ятачак”, дип сүкте. Ул әйткәннәр якынча тормышка ашты – мин чынлап та артист булып киттем”