

Узган ялларда бөек музыкант һәм композитор Александр Градский вафат булды. Аның хатыны, элекке модель Марина Коташенко һәм Градский бергә 17 ел гомер иткән. Александрның үсеп беткән ике зур һәм ике кечкенә баласы калган.
Градский һәм Марина никахларын рәсмиләштерми генә яшәгәннәр. Шулай да вафаты алдыннан Александр Борисович Марина белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә өлгергән.
Марина кайгылы вакыйгадан соң аларның йортында һәм «Градский Холл» театрында вакытның тукталып калуы турында хәбәр иткән: мэтр үлгән көнне фатирда да, театрда да сәгатьләр тукаган. Менә шундый серле хәл...
Фото: yandex.ru