Шушы көннәрдә Ләйлә Галиеваның яңа җыры дөнья күрде. “Рәнҗетмәгез хатын-кызны” дип атала ул. Җырның сүзләрен Эльвира Сафина язган, көен җырчы- композитор Гүзәлия иҗат иткән. Аны барлык социаль челтәрләрдә дә тыңлап була.
"Зур дулкынлану белән яңа җырымны тәкъдим итәм. Тыңлыйм да күңелемә үтеп керә үз җырым. Чынлап та, тормышта хатын-кызның роле бик зур. Иң хөрмәтле хатын-кызлар – әниләребез. Җырдагы сүзләрне куәтләп әйтсәк, һәр хатын-кыз – кемнеңдер яраткан кызы, сеңелкәше, апасы, сөйгән яры яки әнисе бит. Һәр хатын-кыз кемнедер бәхетле итә. Һәм үзе дә бәхетле булырга тырыша. Шуңа нәфис затларны беркайчан да рәнҗетмәсәк, үпкәләтмәсәк иде. Барлык гүзәл затларга саф мәхәббәт, гаилә бәхете, балалар игелеге, рәхмәте телибез, - дип изге теләкләрен җиткергән Ләйлә Инстаграмда. Тамашачылары исә бу премьераны бик яратып кабул иткән. “Җырыгыз искиткеч! Хит булган.”, “Каян бу кадәр матур җырлар табып бетерәсең? Һәркайсы күңелгә үтеп керерлек бит!” дигәннәр. Аларга җавап итеп Ләйлә: “Тавышыма туры килгән матур җырларны сайлауда миңа Рөстәмем ярдәм итә, аңа рәхмәтлемен”, - дигән.