Барлык яңалыклар

"Татлы" җыр яздырткан

Илшат Яппаров «Баллы иреннәр» җырының премьерасын тәкъдим итә.

"Татлы" җыр яздырткан
"Татлы" җыр яздырткан

Эстрадага  кайчандыр “Кара күзләр” җыры белән килеп кергән Илшат Яппаровның репертуарына “Баллы иреннәр” җыры өстәлгән. Мәхәббәт, сөю турында җырлау һәркемгә килешәдер инде ул – Илшат бу җырны күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, сөю хисләрен уятырлык итеп башкара. Сүзләрен  –Гөлфия Шакирова һәм  көен Илдус Дәүләнов язган. Аны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин. Җырда мондый юллар бар:

«Баллы-баллы иреннәрең,

Татлы-татлы сүзләрең.

Гашыйк итте, гашыйк итте

Тирән дәрья күзләрең…

“Кадерле тамашачым! Бу җырым белән Сезне шатландыра, күңелләрегезгә дәрт өсти алсам, бик шат булыр идем. Бер-беребезгә татлы сүзләр кызганмыйк! Иреннәребез баллы, тормышыбыз баллы булсын! Һәр йөрәккә кайнар мәхәббәт телим!” — дип язган җырчы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: