Барлык яңалыклар

“Рөстәмнең кем икәнлеген белмәдем”

Люция Мусина — татар эстрадасында күптән үз исемен булдырган, тыйнак җырчыларның берсе.

“Рөстәмнең кем икәнлеген белмәдем”
“Рөстәмнең кем икәнлеген белмәдем”

Люция Мусина — татар эстрадасында күптән үз исемен булдырган, тыйнак җырчыларның берсе. Бәхәсләргә кысылмый, имеш-мимешләр чыгарырга җирлек тудырмый, популярлык артыннан да кумый. Үз җаена иҗат итә ул.     

“Әле тәүге адымнарымны атлаган гына кебек идем. Вакыт чаба. Зур сәхнәдә чыгыш ясый башлавыма 25 ел булган икән, — ди Люция. — Кечкенә чагымда ук Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимоваларның җырларын тыңларга ярата идем. Җырчы һөнәре — балачак хыялым. Төрле вакытлар булды, ләкин Аллаһы Тәгалә мине сәхнә юлыннан Үзе алып барды”.   Люция — Татарстандагы Лениногорск районының Туктар Урдаласы авылы кызы. Җырчы Рөстәм Закиров белән гаилә корып, иренең фамилиясен алса да, сәхнәдә элеккечә — Мусина булып кала. Чөнки кияүгә чыкканчы ук танылырга өлгерә. Рөстәм белән Люциянең танышуы очраклы гына килеп чыга. Бер дискотекага танышы янына баргач, шунда булачак ирен тәүге тапкыр күрә.   “ Әмма ул чакта Рөстәм Закировның җырчы икәнен белмәдем. Очраша башларбыз дигән уй да күңелгә кермәде” — дип елмаеп искә ала Люция. — Шунысы хәтердә: беренче сөйләшкәндә үк аны күптән беләм кебек тоелды. Яшь аермабыз — 9 ел. Моны беркайчан сизмәдем.  Рөстәм белән 21 ел бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп, киңәшләшеп яшибез. Мәхәббәт уза, диләр. Киресенчә, яши-яши бер-береңә шулхәтле ияләшәсең. Кадерләү, ярату еллар узган саен ныгый гына”, - ди Люция.

Чыганак: "Ирек мәйданы"

Читайте нас: