Барлык яңалыклар

«Кышкы хит булачак»

Татарстан эстрадасының атказанмаган җырчысы Илсөя Бәдретдинова «Чыршы-чыршы» җырын яңартып яздырган.

«Кышкы хит булачак»
«Кышкы хит булачак»

«Чыршы-чыршы» җырын рәхәтләнеп, яратып, нык-нык яхшы кәеф белән эшләдек. Яңа ел бәйрәмнәрендә биергә менә дигән инде. Моң һәм мәгьнә эзләмичә генә яме», — дип язган җырчы Инстаграм сәхифәсендә.

Җырчының виртуаль дуслары «Чыршы-чыршы» җырының музыкаль мәйданчыкларга чыгуын көтеп алган. Җырчыга балачак җырына яңа сулыш биргән өчен рәхмәт тә әйтеп язганнар.

«Кышкы хит булачак», «Шундый рәхәт бу җырны тыңларга!», «Шәп!», «Балачакка кайткан кебек булдым», — дип комментарий калдырган инстачылар.

Чыганак: "Интертат"

 

Читайте нас: