Дилә Нигъмәтуллина кияүгә чыккан

Бу хакта җырчы үзе хәбәр иткән.

instagram.com Дилә Нигъмәтуллина кияүгә чыкканinstagram.com Дилә Нигъмәтуллина кияүгә чыккан
Дилә Нигъмәтуллина кияүгә чыкканФото:instagram.com

Дилә Нигъмәтуллина ире Илсур белән белән дүрт ел яшәгәннән соң рәсми рәвештә кияүгә чыккан. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. «Паспорттагы штампка беркайчан да әһәмият бирмәвемә карамастан, бик дулкынландыргыч. ЗАГСта теркәүгә дә гадәти киемдә артык официозсыз гына килеп җитәрбез дип уйлыйм», — дип уртаклашкан иде ул моңа кадәр. Алай да җырчы туена ак күлмәк киеп килгән, анысы. Шулай ук 40 яшен тутырган Дилә Нигъмәтуллина август аенда тамашачыларына зур яңалыгын җиткергән иде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчы тәрбиягә бала алырга җыена. Бу теләге 10-11 ел элек, балалар йортына концерт белән килгәч, барлыкка килгән. Дилә бу яшерен теләген озак еллар күңелдә йөрткән һәм беркемгә дә бу хакта сөйләмәгән. Мин күптәнге хыялымны тормышка ашырырга әзер, дип уртаклашты ул. "Бу әле минем юлымның башы гына. Мин бу хакта сезнең белән фикер алышырмын дип уйлыйм. Ә әлегә миңа уңышлар гына теләгез!" - дигән җырчы. 

 Чыганак: matbugat.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас